ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2015 ел
җомга

9 декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныфларны укытуда эшчәнлекле юнәлешне оештыру” темасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте. Бу семинарда безнең мәктәптән Нуриева Гөлзифа Роберт кызы катнашты.

 

Мәктәптә "Батырлар  көне " - истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1769 елның 9 декабрендә  Екатерина II яңа төр бүләкләү -  “Изге Георгий ордены”н кертә. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне “Георгий ордены” кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар.

 


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

10 декабрьдә Актаныш районы Мәдәният йортында  физик мөмкинлекләре  чикләнгәннәр  ункөнлеге кысаларында  “Игелек марафоны” узды. Мондый марафон  районыбызда  15нче тапкыр үткәрелеп, матур традициягә әйләнде. 

Ышандырулар чынга ашты – ана капиталын түләү 2018 ел азагына кадәр озайтыла.

8 декабрьдә район администрация Башлыгы призына биючеләр конкурсының гала концерты узды. 

Инвалидлар  ункөнлеге  уңаеннан  Түке  авыл  китапханәсендә  язучы  Фәнис  Яруллинга,урын  өстендә  ятып,шигырь -хикәяләрен  кешегә  әйтеп   торып  кына  яздыручы   әдип  ,рәсемнәрен  

карандашын   авызына  кабып  ясаучы    рәссам,Гакыйль  Сәгыйровка  багышланган  китап  күргәзмәсе  төзелде.

8 декабрь көнне Иске Балтач авыл клубында, инвалидлар декадасы уңаеннан, "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дигән чара үтте.

Бүген 5,7 класс укучылары татар теленнән район контроль эше эшләделәр.

9 декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныфларны укытуда эшчәнлекле юнәлешне оештыру” темасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте. Семинарда Ибраһимова Роза Рифкать кызы катнашты.

4 декабрь - Информатика көне уңаеннан, Бөтенрәсәй белем бирү акциясе "Код сәгате" игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International