Мәктәптә "Батырлар көне " - истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1769 елның 9 декабрендә Екатерина II яңа төр бүләкләү - “Изге Георгий ордены”н кертә. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне “Георгий ордены” кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар.