Язмышларның ничек языласын беркем дә белми. Дөньяда төрле хәлләр була, кемдер авариягә эләгә, кемнеңдер ишеген каты авыру шакый, ә кемнәрдер якты дөньяга аваз салганда ук физик кимчелекле булып туа... Чарасызлыктан гаҗиз булып, сыгылып төшкәндә адәм баласына кайчак бер җылы сүз, ихлас күңелдән сузылган ярдәм кулы да җитә.
10 декабрьдә Актаныш районы Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында 2000 нче елдан башлап Традиция буенча “Игелек марафоны” үткәрелә. Мондый марафон районыбызда 15нче тапкыр үткәрелеп, матур традициягә әйләнде.
Игелек һәм хәйрия көне район мәдәният йортында “Ак калфак” клубының иҗади эшләре һәм “Ак торналар” бәйге-күргәзмәсе белән башланып китте.
Игелек марафоны тамаша залына күчте.
Бу чарада инвалидлар язмышына битараф булмаган, аларга ярдәм кулы сузарга торган оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләр һәм чын күнелдән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хәленә керергә әзер торган аерым затлар да бар иде.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев инвалидларга карата үзенең аерым мөнәсәбәтен белдерде: "Бугенге көндә Актанышта 2660 кеше инвалид дип исәпләнә. Бер җәмгыятьтә яшәгәч, аларны читкә какмыйча, гаиләләренә ярдәм кулы сузып, куңеле җиткән кешеләр белән бер гаилә булып яшәргә кирәк."
Чара барышында бик күп оешмалар үзләренең акчалата ярдәмнәрен сәхнәдә урнаштырылган махсус тартмага җыеп бардылар. Игелек марафоны күңелгә үтеп керерлек концерт номерлары белән үрелеп барды.
Алып баручылар чара азагында Ун кон дәвамында һәм марафон барышында 2 млн 23 мең 409 сум күләмендә акчалата ярдәм җыелуын хәбәр иттеләр. Бусы шушы вакыт эчендә махсус әрҗәләргә салынганы гына. Игелек дәвам итә. Ярдәм күрсәтергә кайчан да соң түгел.
Игелекле эшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә райондашлар.
- Сез күрсәткән игелек, яхшылык үзегезгә үк кире әйләнеп кайта. Дөньяны игелек коткара. Игелекле булыйк, тирә-юнебездә ярдәмгә мохтаҗлар яныннан битараф кына үтеп китмик. Аларга өмет бүләк итик! Сәләмәт Булыйк!