ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
9 декабрь көнне Кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче Мокимов Р.Р. 5-11 сыйныфлар белән "Ватанны саклаучы герояларының көне" темасына класстан тыш чара үткәрде.

7 нче декабрь көнне 4 нче сыйныф укучысы Юнусов Айнур "Ак кәгазь торналар" конкурсының йомгаклау тантанасында катнашты . Ул бәйгедә 1 урын яулады һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Юнусова Г.Г. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Кадет интернат-мәктәбенең 9чы сыйныфы укучысы Шагиева Эльза(укытучысы Минһаҗев Р.Л.) Бөтенроссия олимпиадасының физкультура фәненнән муниципаль этабында призер булды.

 Мәктәптә " Геройлар көне " - истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. 

8 нче декабрь көнне район үзәк хастаханә табиблары укучыларга тикшерү үткәреп, прививка ясадылар.

7 нче декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында, өйдә белем алучы Харисова Гүзәл мәктәпкә кунак итеп чакырылды. 1-9 класс укучылары аңа концерт номерлары белән беррәттән үз көчләре белән әзерләнгән бәләкләрне тапшырдылар.

Бүген Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбендә физкультура укытучыларының район семинары үтте. Семинарда безнең мәктәптән Газизов Илдус Нәҗип улы каташты.

2 нче класс укучысы Әхмәтов Илназ, 3 нче класс укучысы Вахитова Әдилә "Гаилә һәм мәктәп" җурналы тарафыннан Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән "Зирәк бала - V " конкурсында катнашып, лауреат булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Бүген районда физкультура буенча олимпиада үткәрелә, анда безнең мәктәптән Ибраһимова Гөлзада, Фәрдиев Тимурлар катнаша.Укытучылары - Илдус Нәҗип  улы. Аларга уңышлар юлдаш булсын!

5-6 нчы класс укучылары "инфоурок" халыкара дистанцион олимпиадасының финалында катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга уңышлар телибез


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International