Актаныш район Башлыгы призына район биючеләр бәйгесе үтте.
Югары Яхшый мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Рахматуллин Азамат I Бөтенрәсәй "Акыллы һәм талантлы" исемле иҗади конкурста катнашты.
8 декабрь көнне Байсар мәктәбендә "Спорт һәм сәламәтлек көне" уздырылды
Укучылар һәм укытучылар командасы арасында волейбол ярышы узды.
"Туган телем - шагыйрьләр теле" республика фәнни - эзләнү конференциясендә Мөхәммәт Мирза иҗатына багышланган иҗади эш белән 6 сыйныф укучысы Сирин Имамов катнашты. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза укучыларга үзенең китапларын һәм "Казан утлары" журналларын бүләк итте. Ә Сирин үзенең бүләген мәктәп китапханәсенә тапшырды
7 декабрь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ленар Нәҗмиев, теркәү палатасы җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Булат Зәйнетдинов, Игелек үзәге юристы Резеда Заһретдинова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова һәм Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова хезмәткә урнаштыруда һәм төрле очракларда нигезле чишелеш табуда юридик ярдәм сораучы инвалидларны кабул итте.
Бәхет. Әлеге төшенчәне һәркем үзенчә аңлый. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр, авыручылар өчен бәхет төшенчәсе сәламәт булудадыр ул. Чөнки сәламәтлегең булмаса, күзгә бернәрсә дә күренми. Юкка гына, якыннарыбызга изге теләкләр теләгәндә, сәламәт бул димибез.