Әниләр көненә багышлап Минзәлә педагогик көллияте оештырган "Минем әнием - дөньяда иң яхшысы" региональ рәсем конкурсында 7 класс укучысы Давытова Ләйсән Фәнил кызы мактаулы 2 урынга лаек булды.
"Туган телем - шагыйрьләр теле" Республика фәнни - эзләнү конференциясендә 8 класс укучысы Камалов Данис Нил улы мактаулы 2 урынга лаек булды.
9 декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныфларны укытуда эшчәнлекле юнәлешне оештыру” темасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте.9 декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныфларны укытуда эшчәнлекле юнәлешне оештыру” темасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте.
Башлангыч класслар өчен математика фәненнән Ачык онлайн олимпиада уздырылды. Безнең укучылар да актив катнаштылар.
1декабрьдән 10 декабрьгә кадәр районда Инвалидлар ункөнлеге уздырыла. Әлеге уңайдан төрле чаралар,инвалидларга медицина ярдәме, ярышлар һ.б. оештырыла.
Бөтенрәсәй олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. Безнең укучылар да олимпиадаларда уңышларга ирешә.
"Туган телем - шагыйрьләр теле"- III республика фәнни- эзләнү конференциясе булып узды. Чарада уңышлы чыгыш ясаганы өчен 8 класс укучысы Хәбибуллина Алинә диплом белән бүләкләнде. ( фәнни җитәкче: Галиева Л.И.)
Бүген физкультурадан Бөтенрәсәй олимпиадасының район этабы булып узды.
Физкультура укытучысы Расих Рафис улы ачык дәрес күрсәтте.
9 декабрь көнне үзәк китапханәнең уку залында мөмкинлекләре чикле булган актив китап укучылар белән "Сагышларны миңа язмыш бирде" дигән очрашу - кичә уздырылды.