9 декабрь көнне үзәк китапханәнең уку залында мөмкинлекләре чикле булган актив китап укучылар белән "Сагышларны миңа язмыш бирде" дигән очрашу - кичә уздырылды.Кичәдә физик мөмкинлекләре чикле булган актив китап укучылар Энҗе Якупова, Лилия Валиева, Гузәл Мустафиева һәм Ләйлэ Мустафиева, Фәнусә Баянова чакырылган иде.Технология техникумы укукчылары катнашында булган бу очрашуда аларның тормышы, яшәеше турында электрон презентация курсәтелде. Г.Мустафиева, Ф.Баянова узләре язган шигырьләрен укыдылар. Лилия.Вәлиева, Гөлназ Хәбирова, Ильнур Мөхәмәтдиновның җырлавы кичәне тагын да ямьләде.Шулай ук "Яралы язмышлар" исеме белэн китап кургәзмәсе эшләде, күзәтү уткәрелде.Китапханә директоры Энҗе Мулланур кызы килгән кунакларга изге теләкләрен юллап истәлек буләкләре тапшырды.
.jpg)
.jpg)