Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. Гомуми ата-аналар җыелышы.

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе
8 нче декабрь көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.З. Нуруллин "БДИ һәм ДИА тапшыруда яңалыклар", тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.Н.Вахитова "2015-2016 нчы уку елының беренче яртыеллыгында ирешелгән уңышлар", информатика укытучысы И.Н. Хайруллин "ЕСИА га кушылу", ТИН укытучысы А.А. Гаянов "Террордан сакланыйк", мәктәп директоры Л.С. Нургалиева "Мәктәп яңалыклары" темаларына чыгышлар ясадылар. Ата-аналарның сорауларына җаваплар бирелде.Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International