Байсар мәктәбендә 8 декабрь көне Инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Спорт һәм сәламәтлекне саклау көне" буларак билгеләп үтелде. Мәктәп спортзалында 1-4 класс укучылары "Без төрле, ләкин без бергә" шигаре астында сәламәтлекләре чикләнгән балалар катнашында уеннар уйнадылар. Балалар бер-берсенә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булдылар.