Мәктәптә " Геройлар көне " - истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар.