11 декабрь көнне Иске Сәфәр авылы мәчетендә "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында әхлак дәресләре булып үтте. Һәр атнаның җомга көнендә 30дан артык хатын- кыз, ак яулыклы апаларыбыз дәресләргә теләп йөриләр. 2015 нче ел башында китапханә каршында оешкан бу оешма көннән-көн тулылана бара. Мәдәният йортында капиталь ремонт булу сәбәпле, дәресләр вакытлыча мәчет бинасында үткәрелә. Дәресләрне Инсия Хаҗиева һәм Әлфинур Шәйхелмәрдәновалар оештыра.