1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тавышы белән Россия дәүләтенең Төп Законын кабул иткәннән соң егерме елга якын вакыт үтте. Ул күпмилләтле илебезнең сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, социаль дәүләт кору, хокукның югары дәрәҗәсенә, суд хакимиятенең бәйсезлегенә ирешү, реаль федерализм һәм камил җирле үзидарә төзү юнәлешендә озак вакытка үсеш өстенлекләрен билгеләде. Бу вакыйга күпмилләтле Россияне ныгытуда һәм берләштерүдә, җәмгыятьтә гражданлык татулыгы һәм дуслыгы тантана итүдә мөһим этап булды.
Узган еллар безгә Россия Конституциясендә игълан ителгән идеалларны һәм кыйммәтләрне, максатларны һәм механизмнарны горурлык белән танырга җирлек бирә, аларга ирешү вакыт сынавын узды, үзенең дөреслеген, какшамаслыгын раслады. Россия Федерациясенең Төп Законындагы мөһим идея дәүләтнең җәмгыятькә һәм кешеләргә хезмәт итүеннән гыйбарәт.