Инвалидлар декадасын йомгаклап, 11 декабрь көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ф.Яруллинга багышланган иҗат кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәдә 1-4 класс укучылары катнашты, Ф.Яруллинның шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Әлеге кичәне башлангыч класс укытучысы һәм китапханәче Гимаева И.Х. оештырды.