Актанышыбыз студентлары бүген кайларда белем ала, нинди проблемалар борчый, укуларын тәмамлагач туган якларына эшкә кайтырлармы?
Кышкы сессиядән ялга кайткан студентлар белән очрашулар оештыру районыбызда инде традициягә әйләнгән. Быел әлеге күңелле чара 5 февраль көнне үтте.
4 февраль көнне Чуракай авыл мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" исемле әсәре сәхнәгә куелды.
Түке авыл китапханәсендә Зифа Кадырованың "Синсез килгән язлар" китабына кычкырып уку оештырылды,фикер алышу үткәрелде.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Шул максаттан 4 февраль көнне башлангыч класслар уытучысы Ахмадуллина М.М. 2 класс укучылары белән “Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасы буенча татар теле дәресе күрсәтте. Укытучы, шәхси, группалап, күмәкләп эшләү формаларын кулланып, проблемалы ситуацияләр куеп, балаларны “яңа белемнәр дөньясы”на алып керде. Дәрес материалы әйләнә-тирә, әдәби уку фәннәре белән тыгыз бәйләнде. М.М.Ахмадуллина шулай ук “Раунд-тэйбл”, “Тейк оф- тач даун” кебек сингапурча укыту элементларыннан да уңышлы файдаланды. Дәрес бик кызыклы һәм нәтиҗәле булды.
Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәптә ату ярышы оештырылды.Кызлар арасында Талипова Гөлнара- 1 нче, Валиева Ләйлә - 2 нче, Бариева Илзирә - 3 нче урында; егетләрдән Зарипов Ригель-1, Фазлыев Нәфис-2 нче, Шәмсиев Айдар - 3 нче урында булды.Афәрин! Җитәкчеләре - Газизов Гадел Фирдәвис улы.
6 февраль көнне Актанышның "Бүләк" чаңгы трассысында Ф.З.Ахмадишин кубогына чаңгы эстафетасы узачак. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән: Халимов Рафил, Зарипов Ригель, Каримова Илүзә, Зарипова Диләфрүз ярышта катнашалар. Остазлары Газизов Илдус Нәҗип улы. Аларга уңышлар телибез!.
3 нче февраль көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы уздырылды. Ата-аналар алдында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гардисламова Ф.М. “Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү” дигән темада чыгыш ясады.
Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәптә ату ярышы оештырылды.Кызлар арасында Нуриева Алсу - 1 нче, Вагизова Алинә - 2 нче, Загирова Сөмбел - 3 нче урында; егетләрдән Хайбрахманов Раил, Султанов Нәфис -1 нче, Газизуллин Айрат - 3 нче урында булды.Афәрин!Җитәкчеләре - Султанов Н.Р. һәм Вагизов Ш.Н.
2 нче, 3 нче февраль көннәрендә чыгарылыш класс укучыларыннан математика һәм җәмгыять белеме фәннәреннән сынап карау имтиханнары алынды.