Студентлар очрашуы гөрләде
Кышкы сессиядән ялга кайткан студентлар белән очрашулар оештыру районыбызда инде традициягә әйләнгән. Быел әлеге күңелле чара 5 февраль көнне үтте.
Бәйгеләр Төрле өлешләргә бүлеп оештырылды: Районыбыз студентлары командалары башта чаңгы шуу эстафетасында көч сынаштылар, аннары “Актаныш” универсаль спорт комплексында ГТО нормалары тапшырдылар һәм “Күңелле стартлар” ярышы булды.
Бәйрәм төсен алган бәйгеләрне йомгаплап , 19:00 да район мәдәният сараенда кичке чара КВН белән дәвам итте.
Җюри составында районыбызнын кисек башлар командасы капитаны Ленар Хусаинов, кисек башлар командасы ветераны Рөстәм Мусин, район "Форпост" җитәксесе Назил Латипов, социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Гәбделхәев һәм район яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев иделәр.
Яшьлек мәдәни узәге методисты Айгөл Калимуллина, уеннарны кузәтеп санап баручы "исап-хиап" комиссиясендә булды.
"КВН" да катнашучы Командалар:
«Лачын» (Пучы, Әтәс),
«Шырлык» (Казкәй),
«Ялкын» (Байсар, Аккуз),
«Мәнге ач» (Актаныш).
Һәр төркем алдан “КВН” ярышына әзерләнеп килгән . Концерт номерларына да урын бирелде. Җыр-бию, уен-көлке, кызык тамашалардан бәйрәм гөрләп торды.
Бу кичәдә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов та катнашты студентларга үзенең теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм ахырында мәртәбәле жюри төркемнәр арасында КВН нәтиҗәләренә урыннар чыгарды,Илнар Фаттахов җиңүчеләргә тәмле күчтәнәчләр белән грамоталар тапшырды.
Кәзкәйнен «Шырлык» командасы 1 нче урынга лаек булды, Актанышның «Мәнге ач»” командасы 2 нче урынга, Пучы һәм Әтәс җирлеге кыз-егетләренең «Лачын» төркеме 3 нче, Байсар һәм Аккуз җирлекләренең «Ялкын» төркеме 4 нче урынга ия булдылар.