Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Шул максаттан 4 февраль көнне башлангыч класслар уытучысы Ахмадуллина М.М. 2 класс укучылары белән “Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасы буенча татар теле дәресе күрсәтте. Укытучы, шәхси, группалап, күмәкләп эшләү формаларын кулланып, проблемалы ситуацияләр куеп, балаларны “яңа белемнәр дөньясы”на алып керде. Дәрес материалы әйләнә-тирә, әдәби уку фәннәре белән тыгыз бәйләнде. М.М.Ахмадуллина шулай ук “Раунд-тэйбл”, “Тейк оф- тач даун” кебек сингапурча укыту элементларыннан да уңышлы файдаланды. Дәрес бик кызыклы һәм нәтиҗәле булды.