Мәктәптә ата-аналар җыелышы

2016 елның 6 феврале, шимбә

3 нче февраль көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы уздырылды.  Ата-аналар алдында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гардисламова Ф.М. “Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү” дигән темада чыгыш ясады. Җыелышта БДИ га әзерлек, туклану, дәрестән тыш вакытны дөрес оештыру мәсьәләләре каралды. Грипп авыруына каршы профилактик чаралар турында аңлату эшләре оештырылды. Классларда һәрбер ата-ана үзенең баласының укуы,тәртибе, үз-үзен тотышы турында сыйныф җитәкчесе белән фикер уртаклашты, үзләрен борчыган сорауларга ачыклык кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International