ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе
6 февраль көнне Бурсык авыл мәдәният йортында балаларның “Йолдызлык-2016” конурсына сайлап алу туры булып узды.
5 нче февраль көнне Күҗәкә авыл клубында спектакльләр премьерасы булды.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Э.Р.Шарипова “Ел укытучысы-2016” конкурсының район этабында катнашты. Читтән торып үткәрелгән этапны уңышлы үтеп, 4 февраль көнне ул Актанышның 1 санлы урта мәктәбенең 4 классында “Гади уткән заман фигыльләрен сөйләмдә куллану” темасына ачык дәрес, 5 февраль көнне жюри алдында “Дәрестә Веб-квест технологиясен куллану” темасына мастер-класс күрсәтте. Яшь укытучыга яңа җиңүләр теләп калабыз!

 

2016 елның 14 февралендә 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Ахмадуллина Алия технология фәненнән бөтенрәсәй фән олимпиадасының республика этабында чыгыш ясады. Олимпиада кысаларында ул теоретик тест үтте; моделирование һәм практик турлрны үтте; “Официаль иде, оригинальгә әйләнде” темасы буенча проект эшен яклады. Алияне олимпиадага әзерләүдә мәктәбебезнең технология укытучысы Л.Д.Фаттахова зур көч куйды. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Э.Р.Шарипова районның яшь укытучылары арасында үткәрелгән “Минем видеодәресем”  конкурсында мактаулы икенче урын алды. Эльвира Рөстәм кызын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышларга ирешүен телибез!

 

«Гаилә һәм мәктәп» журналы уздырган «Зирәк бала» конкурсының  «Проект эше» номинацясендә  «Граф в моем графстве» темасы белән уңышлы чыгыш ясап, 9 нчы класс укучысы Газетдинова Гүзәл лауреат дипломы белән бүләкләнде. (Җитәкчесе: Гыйльфанова А.М.)

 "Йолдызлык" фестиваленә әзерләнгән чорда укучыларыбыз  технология дәресләрендә агачтан эшләнгән халык уен кораллары белән таныштылар. Берничәсен үз куллары белән эшләп тә карадылар. Бу эш малайларга да, кызларга да бик ошады. Фольклор ансамбль чыгышын әзерләгәндә ярап куйды бу кораллар. Укучыларыбызның иҗат эшләре тиздән район комиссиясенә тәкъдим ителәчәк.   

"Ел сыйныф җитәкчесе - 2016" конкурсының муниципаль этабында безнең мәктәптән 8 сыйныф җитәкчесе Насртдинова Ф.М. катнаша.

6 январь көнне "Бүләк" чаңгы базасында якташыбыз Ф.З. Әхмәдишин кубогына чаңгы ярышы узды. Катнаш эстафетада безнең мәктәп данын Гиздатуллина Луиза, Фатихов Илфар, Хабибуллина Алинә, Нуртдинов Нияз яклады. Нәтиҗә куанычлы: узган ел алып кайткан Кубок бу ярышта да үзебездә калды. Афәрин!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International