6 январь көнне "Бүләк" чаңгы базасында якташыбыз Ф.З. Әхмәдишин кубогына чаңгы ярышы узды. Катнаш эстафетада безнең мәктәп данын Гиздатуллина Луиза, Фатихов Илфар, Хабибуллина Алинә, Нуртдинов Нияз яклады. Нәтиҗә куанычлы: узган ел алып кайткан Кубок бу ярышта да үзебездә калды. Афәрин!