"Йолдызлык" фестиваленә әзерләнгән чорда укучыларыбыз технология дәресләрендә агачтан эшләнгән халык уен кораллары белән таныштылар. Берничәсен үз куллары белән эшләп тә карадылар. Бу эш малайларга да, кызларга да бик ошады. Фольклор ансамбль чыгышын әзерләгәндә ярап куйды бу кораллар. Укучыларыбызның иҗат эшләре тиздән район комиссиясенә тәкъдим ителәчәк.