Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Э.Р.Шарипова “Ел укытучысы-2016” конкурсының район этабында катнашты. Читтән торып үткәрелгән этапны уңышлы үтеп, 4 февраль көнне ул Актанышның 1 санлы урта мәктәбенең 4 классында “Гади уткән заман фигыльләрен сөйләмдә куллану” темасына ачык дәрес, 5 февраль көнне жюри алдында “Дәрестә Веб-квест технологиясен куллану” темасына мастер-класс күрсәтте. Яшь укытучыга яңа җиңүләр теләп калабыз!