Отчет җыелышы.
Шәрип мәдәният йортында спектакль.
“Форпост” яшьләр берләшмәсе вәкилләре ирекле халык дружиналары белән берлектә яшьләрнең кичке ялын күзәтү белән шөгыльләнә.
7 февраль көнне Пучы авыл китапханәсендә "Кышкы матурлык" темасына рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды.
Кадет интернат-мәктәбенең бу атнага планнарын директорның хәрби-тәрбия эшләре Фарухшин Д.М. һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Минһаҗев Р.Л. әйттеләр:
8 февраль көнне пневматик винтовкадан ату буенча район ярышларында кадет интернат-мәктәбе өченче урынны алды.
"Юный стрелок" пневматик винтовкадан ату буенча үткәрелгән район ярышында безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Илгиз Харисов III урын, ә 9 класс укучысы Илгизә Шәйхразиева II урын яуладылар. Җитәкчеләре ТИН укытучысы Исламов А.Ә. Афәрин, укучылар!
XVI ачык республика "Йолдызлык-2016" зона фестивалендә безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясап, район зайлап алу турына әзерләнәләр. Аларга уңышлар теләп калабыз!
5 февраль көнне Актаныш районы мәдәният йортының тантаналар залында “ФОРПОСТ” яшьләр хәрәкәтенең хезмәткәрләренә таныклык тапшыру чарасы булып узды. Таныклык алучылар арасында Актанышның 1нче, 2нче мәктәпләренең 8, 9 сыйныф укучылары, технологик техникум студентлары һәм район мәдәният йорты хезмәткәре бар.