7 февраль көнне Пучы авыл китапханәсендә "Кышкы матурлык" темасына рәсемнәр конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды.
Кыш бик матур һәм серле ел фасылларының берсе булып санала. Күпчелек балалар кышны, кышкы бәйрәмнәрне һәм кышкы каникул вакытларын ярата, көтеп ала. Ял көннәрендә кар сыннары ясарга, тимераякта, чаңгыда, чана шуарга, өйдә исә альбом битләренә кышкы табигатьнең матурлыгын сүрәтләргә мөмкин. Бу Безнең конкурс кышкы табигатьнең матурлыгын тагын бер кат исбатлау йөзеннән үткәрелде.
Китапханәгә мәктәп укучыларыннан 20 эш тәкъдим ителде. Күпчелек рәсемнәр 1 һәм 2 сыйныф укучыларыннан килде. Бар эшләр дә бик төгәл, матур итеп башкарылган иде. Балаларның тырышканлыгы күренеп тора. Эшләр Бар арасында иң Гүзәл матуры дип Газизова эше танылды, аннан бары тик Сибгатуллин Самат һәм Мөхетдинов Илназның эшләре генә калышты. Галина Камилә һәм Нургалиева Динәнең таралучан материаллардан эшләнгән оригиналь рәсемнәре дә "Иң оригиналь рәсем" грамотасына лаек дип табылдылар. Барлык катнашучылар да истәлекле бәләкләр, җиңүчеләр грамоталар белән дә бүләкләнделәр.