5 февраль көнне Актаныш районы мәдәният йортының тантаналар залында “ФОРПОСТ” яшьләр хәрәкәтенең хезмәткәрләренә таныклык тапшыру чарасы булып узды. Таныклык алучылар арасында Актанышның 1нче, 2нче мәктәпләренең 8, 9 сыйныф укучылары, технологик техникум студентлары һәм район мәдәният йорты хезмәткәре бар.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, Актаныш районы буенча “ФОРПОСТ” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Назил Латыйпов, район укучылары һәм студентлар катнашты.
Кулларына таныклык алгач “Форпостчылар” аерым хокуклы булдылар, шул ук вакытта алар җилкәсенә мөһим бурычлар да ятачак.