Чишмәләр- табигатебезнең күзе

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе
4 февраль көнне Бурсык авыл китапханәсендә "Чишмәләр- табигатебезнең күзе"дигән китапханә сәгате үтте. Лилия Гыйлемованың "Актаныш чишмәләре"исемле китабына күзәтү ясалды. “Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән”,- дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай. Әйе, туган авылларыбыз чишмәләрдән башлана. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә. Чишмәләр кечкенә булсаларда, табигатькә җан кертүчеләр, елга,күл,инеш, дингез һәм океаннарга тормыш өрә торган табигать байлыклары буларак әһәмиятле. Чишмәләргә кешеләр борынгы заманнардан ук табынып яшәгәннәр.Чишмә суларын эчеп дәваланганнар.Чишмәләр сафлыкка,чисталыкка өндәгән.Чишмәләр янында кешеләр сафланып , чистарып киткәндәй була. Һәр чишмәнең үз тарихы ,үз моңы ,үз юлы бар. Бер чишмәсе шаулап ага , тавышы еракларга ишетелә.Икенчеләре акрын гына тавыш белән ага, өченчеләре җир куеныннан кайнап , ургылып чыга.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International