Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Ахмадуллина Алия технология фәненнән бөтенрәсәй фән олимпиадасының республика этабында чыгыш ясады. Олимпиада кысаларында ул теоретик тест үтте; моделирование һәм практик турлрны үтте; “Официаль иде, оригинальгә әйләнде” темасы буенча проект эшен яклады. Алияне олимпиадага әзерләүдә мәктәбебезнең технология укытучысы Л.Д.Фаттахова зур көч куйды. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!