ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2016 ел
җомга

4 февраль көнне  Чуракай  авыл  клубында Туфан  Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр"  исемле  әсәре  сәхнәгә  куелды.

 ӨЛКӘННӘР  КРОССВОРД ЧИШӘ.

4.02.2016. Кино елы уңаеннан  Такталачык авыл китапханәсендә "Сез яратып караган кино әсәрләре"дигән күргәзмә  оештырылды һәм күзәтү ясалды.

2.02.2016. Такталачык авыл китапханәсендә рус язучысы А.Рыбаковның "Кортик","Бронзовая птица"әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар каралды һәм әнгәмә үткәрелде.

5 февраль көнне “Чишмә” ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы сорауларына багышланган семинар узды. Анда Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

 

Бүген, 5 февральдә,  Актанышта “Студентлар белән очрашу” яшьләр чарасы уза. Чараның төп максатлары булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, студентларны системалы рәвештә спорт һәм физик культура белән шөгыльләнергә җәлеп итү, Актаныш районының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү тора.  

Бүген 5 февраль көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә викторина үтте.

  6 февраль көнне Актанышның "Бүләк" чаңгы трассысында Ф.З.Ахмадишин кубогына чаңгы эстафетасы узачак.
Бүген безнең мәктәбебездә  9 класс укучылары география фәненнән сынап карау имтиханы тапшырдылар.
5-7 класс укучылары арасында "Живая классика " бэйгесе уткэрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International