Бүген 5 февраль көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә "Ап ак кыш" турында викторина үтте. Викторинада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Хайваннар, кошлар турындагы табышмакларга һәм сорауларга дөрес җаваплар биреп бардылар. "Кышкы уен" дигән уенда катнаштылар. Кыш, урманның матурлыгы турында үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.