Бүген, 5 февральдә, Актанышта “Студентлар белән очрашу” яшьләр чарасы уза. Чараның төп максатлары булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, студентларны системалы рәвештә спорт һәм физик культура белән шөгыльләнергә җәлеп итү, Актаныш районының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү тора.
Ярышлар 10.00 сәгатьтә “Бүләк” чаңгы базасында башланып китте. Спорт сөюче студентларны Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев сәламләде, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Районыбыз студентлары командалары башта чаңгы шуу эстафетасында көч сынаштылар, аннары “Актаныш” универсаль спорт комплексында ГТО нормалары тапшырдылар һәм “Күңелле стартлар” ярышы булды.
Ярышларда түбәндәге командалар катнашты: «Шырлык» (Кәзкәй), «Мәңге ач» (Актаныш), «Сәфәр яшьләре» (Сәфәр), «Лачын» (Пучы, Әтяс), «Артта калмаслар» (Уразай), «Ялкын» (Байсар, Аккүз), Тат.Суыксу (Чалманарат).
Әлегә командаларның спорт уеннары буенча җыелган баллары гына билгеле, моңа әле кич узачак чара очколары да кушылачак. Шулай итеп, районыбызның иң актив, спорт сөюче студентлар командасы билгеле булачак.
Бүген 17.00 сәгатьтә Актаныш районы башлыгы Фаил Камаевның 4-5 курс студентлары белән очрашуы, 19.00 дә район мәдәният йортында кичке чара булачак.