2016нчы елның 5нче февралендә Татар Ямалы мәдәният йортында "Чиялек" хуҗалыгы отчет җыелышы узды.
6 февраль көнне Балык-Бистәсе районында Татарстан Республикасы укытучыларының кышкы спартакиадасы узачак.
Бурсык мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды
4 нче февраль көнне Чалманарат авылы мәдәният йортында " Наратлы " хуҗалыгының 2015 елда эшләгән эшләренә отчет җыелышы булып үтте.
Мәктәптә "Созвездие - Йолдызлык - 2016" конкурс - фестиваленә әзерлек эшләре бара.
4 февраль көнне үзәк китапханәнең уку залында "Туган тел" клубының "Елгалар дөньясына сәяхәт" дигән дәресе уздырылды, "Елгалар-яшәү чыганагы" исемле китап күргәзмәсенә китап күзәтү ясалды.
Соңгы вакытларда Россиядә дуңгыз гриппы эпидемиясе хакында күп сөйлиләр. Дуңгыз гриппы – кешеләр һәм хайваннар авыруының шартлы исеме, аны грипп вирусының штаммы китереп чыгара. Ул исем массакүләм чараларда 2009 елдан киң кулланыла. Күпләп авыру очраклары теркәлгән вакытта дуңгыз гриппының штаммнары С серотип төркеменә һәм А тибына кергән төркем (А/H1N1, А/H1N2, А/H3N1, А/H3N2 һәм А/H2N3) арасында ачыкланды. Бу штаммнар “дуңгыз гриппы вирусы” исеме белән йөртелә дә инде. Дуңгыз гриппы – АКШ илләрендә, Мексика , Канада , Көньяк Европа, Кения илләрендә йорт дуңгызлары арасында киң таралган авыру. Кытай, Тайвань, Япониядә, Азия илләрендә кешеләр, кошлар арасында теркәлә, ул аларда мутация нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Кадет интернат-мәктәбенең тарих фәне укытучысы Даутова И.Г. "Минем видеодәрес" район конкурсында җиңүче дип табылды. Котлыйбыз!