"Чиялек" хуҗалыгы отчёт җыелышы.

2016 елның 5 феврале, җомга

2016нчы елның 5нче февралендә Татар Ямалы мәдәният йортында "Чиялек" хуҗалыгы отчет җыелышы узды. "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Хәмзә Хәсәнҗан улы Гыйлметдинов үз чыгышында 2015нче елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм 2016нчы елга планнар белән таныштырды. Җыелышта Актаныш районы авыл хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Асрар улы Харисов катнашты. Ул үз чыгышында эшлекле тәкъдимнәр ясады. 2015нче ел эш нәтиҗәләре буенча алдынгы механизаторлар Азат Шаехов һәм Динәес Гыйлманов "Чиялек" хуҗалыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International