Түке авыл китапханәсе яңалыклары.

2016 елның 6 феврале, шимбә

Түке  авыл  китапханәсендә   Зифа  Кадырованың  "Синсез  килгән  язлар" китабына  кычкырып  уку  оештырылды,фикер алышу  үткәрелде.Зифа  Кадырованың  бу әсәре мәхәббәт хисен  кадерләп  

сакларга  чакыра,гаилә кыйммәтләре   хакында  уйланырга этәрә.Фирая  белән  Газинурның  ,Алсу белән  Фәрхәднең  һәм  башка геройларның  давыллы-буранлы ,язмышлары  ,шатлык-сөенечләре ,

ялгыш-хаталары   укучыны  үз  кочагына  бөтереп  ала.Алар  белән  көтелмәгән  вакыйгалар чоңгылында  кайныйсың,ярсу хис-тойгылар дулкынында  тирбәләсең.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International