Актанышыбыз студентлары бүген кайларда белем ала, нинди проблемалар борчый, укуларын тәмамлагач туган якларына эшкә кайтырлармы?
Шушындый кызыксынулар белән Кичә 17.00 сәгатьтә 4-5 курс студентлары белән Актаныш муниципаль район комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова булачак белгечләр өчен традицион очрашу уздырды.
Биредә төп сөйләшү Актанышны белемле кадрлар белән тәэмин итү хакында иде. Укуларыгызны тәмамлап, кулларыгызга дипломнар алгач, без сезне Актанышта көтәбез!” Районнын патриоты булып, әйлэнеп кайтырга, районга хезмәт куярга кирэк-дип, Ландыш Шәмсунова студентларны эшкә үзебезгә кайтырга чакырды.
Соңыннан Фортпост оешмасы җитәкчесе Назил Латипов белән Ландыш Шамсунова бергә район тормышында актив катнашучы “ФОРПОСТ” әгзәләре , мәктәп укучыларына таныклык тапшырдылар.Тәртипле булып, тәртип саклап торучы яшьләрне тәбрик итеп иң изге теләкләрен җиткерделәр.