Бүген, 18 март көнне, Пучы авыл китапханәсе китапханәчесе инвалидлар һәм картлар интернат йортында булды.
18 март көнне “Лачын” боз сараенда турнирны ачу тантанасы узды
16 март көнне уздырылган Г.Тукай исемендәге Бөтенрәсәй шигырь укучылар бәйгесенең район этабында 11 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Рәмис (укытучысы Хафизова Т.М.) җиңү яулады.
18 март көнне үзәк китапханәнең уку залында "Учак" яшь гаилә клубының чираттагы дәресе уздырылды.
Район мөслимәсе Зөһрә Закирова белән очрашу.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Хөсниярова Зөлфия "Медицинага синең беренче адымың" дип исемләнгән республика конкурсында катнашты. Ул "Әгәр сәламәт чакта йөгермәсәң, авыргач йөгерергә туры киләчәк" дигән темага эссе язып, конкурсның беренче турында 1 нче урын яулады. Зөлфия конкурсның Казан шәһәрендә уздырыла торган икенче турына чакыру алды. Аңа уңышлар телибез.
Район беренчелегенә үткәрелгән "Белая ладья" шахмат ярышында катнашу.
14 нче мартта Актанышта 5-6 нчы класс укучылары арасында рус теленнән "Кто грамоте горазд, тому не пропасть" дигән район конкурсы уздырылды. Анда Чалманарат мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Акбулатова Диана призер булды. Без Диананы котлыйбыз һәм аңа алдагы конкурсларда да уңышлар телибез.
Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан район күләмендә уздырылган "Тукайның замандашлары" исеме астында узган шигырь бәйгесендә Такталачык укучылары теләп катнашты .Шагыйрьнең "Теләнче" шигыре 9нчы класс укучысы Гүзәл Газетдиновага уңыш китерде. Ул -җиңүчеләр рәтендә. ( җит. Шәемова А. М.) Котлыйбыз, Гүзәл! Киләчәктә зуррак җиңүләргә ирешүеңне телибез.
17 нче март көнне “Көнгерә” халыкара математик уеннары уздырылды. 2 – 9 класс укучылары логик фикерләүгә мәсьәләләр чиштеләр, бланкларга тутырып тикшерүгә җибәрделәр. Такталачык мәктәбе укучылары да читтә калмады – 24 укучы үз көчләрен сынап карадылар. Нәтиҗәләр май аенда билгеле булачак.