16 март көнне уздырылган шахмат ярышында 1 класс укучысы Мирзамәхмүдов Ильяс 1 урынны яулады.
17 март көнне Байсар мәктәбендә "Кошлар көне" уздырылды.
15 нче март көнне 2нче сыйныф укучылары белән Бөнендөнья шигырь көненә багышланган конкурс үткәрелде.
Меңнәр мәктәбе укучылары Чишмә авылы мәдәният йортында "Иң зур бәйрәм - балачак" дип аталган концерт куйдылар.
Мәктәп укучылары «Безнең кадерле ветеран» республика хәйрия акциясе кысаларында район балалары арасында үткәрелгән кул эшләре бәйгесендә катнаштылар.
2016 нчы елның 18 нче март көнне Татар Ямалы мәдәният йортында җир пайлары буенча Татар Ямалы, Буаз Кул гражданнарының район җитәкчелеге белән очрашу җыелышы булып узды.
Кәзкәй мәдәният йортында 2016 нчы ел Россияда кино елы уңаеннан, авылдашыбыз,Татарстанның атказанган киномеханигы Фәнис Нәҗмиев белән очрашу үткәрелде. Очрашуда ул үзенең эш тәҗрибәсе, истәлекләре белән уртаклашты. Мәдәният йорты директоры Илшат Әхмәтнәбиев бүгенге көнгәчә сакланган элеккеге кино аппаратлары белән таныштырды. Очрашу бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
18 нче март көнне Кәзкәй авылы китапханәсендә "Кино сангәте" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичә барышында китапханәче киноның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, "Зәңгәр эканнар янында" китап күргәзмәсенә обзор ясады. Кичәгә кунак итеп авылдашыбыз, Татарстанның атказанган киномеханигы Фәнис Нәҗмиев та чакырылган иде. Укучылар аңа үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр,үзләре язган кино турындагы иншаларын укыдылар.Әлеге кичә кино сәнгате турында укучыларга җиткерү максатыннан уткәрелде.
17 нче март Кәзкәй авылы китапханәсендә хатын - кызлар белән гарәп телен өйрәнү буенча чираттагы дәресе һәм дәрес барышында " Ислам дине йолалары" темасына сөйләшү үткәрелде. Дәресне җирлекнең "Ак калфак" оешмасының милли тормыш һәм дин буенча җитәкчесе Зөләйха Нурлыева алып барды.