Кәзкәй мәдәният йортында 2016 нчы ел Россияда кино елы уңаеннан, авылдашыбыз,Татарстанның атказанган киномеханигы Фәнис Нәҗмиев белән очрашу үткәрелде. Очрашуда ул үзенең эш тәҗрибәсе, истәлекләре белән уртаклашты. Мәдәният йорты директоры Илшат Әхмәтнәбиев бүгенге көнгәчә сакланган элеккеге кино аппаратлары белән таныштырды. Очрашу бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.