География һәм биология атналыгы кысаларында 17 март көнне мәктәптә "Кошлар көне" интеллектуаль уены уздырылды. Уенда 6-9 класс укучыларыннан торган 4 команда көч сынашты. Укучылар кошлар турында үзләренең белемнәрен тикшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Уенда 7 класс командасы җиңеп чыкты. Уенда шулай ук "Кош оялары" конкурсына да нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.