18 нче март көнне Кәзкәй авылы китапханәсендә "Кино сангәте" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичә барышында китапханәче киноның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, "Зәңгәр эканнар янында" китап күргәзмәсенә обзор ясады. Кичәгә кунак итеп авылдашыбыз, Татарстанның атказанган киномеханигы Фәнис Нәҗмиев та чакырылган иде. Укучылар аңа үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр,үзләре язган кино турындагы иншаларын укыдылар.Әлеге кичә кино сәнгате турында укучыларга җиткерү максатыннан уткәрелде.