Чалманарат мәктәбе яңалыклары

2016 елның 18 марты, җомга

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Хөсниярова Зөлфия "Медицинага синең беренче адымың" дип исемләнгән республика конкурсында катнашты. Ул "Әгәр сәламәт чакта йөгермәсәң, авыргач йөгерергә туры киләчәк" дигән темага эссе язып, конкурсның беренче турында 1 нче урын яулады. Зөлфия конкурсның Казан шәһәрендә уздырыла торган икенче турына чакыру алды. Аңа уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International