17 нче март көнне “Көнгерә” халыкара математик уеннары уздырылды. 2 – 9 класс укучылары логик фикерләүгә мәсьәләләр чиштеләр, бланкларга тутырып тикшерүгә җибәрделәр. Такталачык мәктәбе укучылары да читтә калмады – 24 укучы үз көчләрен сынап карадылар. Нәтиҗәләр май аенда билгеле булачак.