18 март көнне үзәк китапханәнең уку залында "Учак" яшь гаилә клубының чираттагы дәресе уздырылды. "Табигатьнең бар матурлыгы - хатын-кызда" темасы буенча узган бу чарада электрон презентация күрсәтелде. Чәчәк, гөл үстерү остасы Әхмәева Вәсилә Гайси кызы чәчәктән композиция ясау буенча мастер - класс күрсәтте. "Фаберлик" косметик салоны хезмәткәрләре үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр. "Кешенең холкын беләсең килсә фил ясат" дигән психологик тест эшләтелде. Актив китап укучы Рәсимә Зарипова хатын-кызлар турында узенең язган шигырен укыды. "Матурлыксыз - тормыш буш мәгарә" исеме астында китап күргәзмәсе эшләде һәм китапларга күзәту ясалды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)