"Гомер буйлап китап белән"

2016 елның 18 марты, җомга

Бүген, 18 март көнне, Пучы авыл китапханәсе китапханәчесе инвалидлар һәм картлар интернат йортында булды. Китапханәче аларның һәрберсе белән әңгәмә алып барды, аларның сәламәтлеге белән кызыксынды. Монда яшәүчеләр әдәби китаплар укырга яраталар. Ир-атлар рус телендә бастырылган детектив жанрындагы китапларны, ә хатын - кызлар исә татар телендәге романнарны хуп күрәләр. Китапханәче бу юлы да аларга яңа китаплар тәкъдим итте. Олы апалар - абыйлар бик сөенеп китапларны кабул итеп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International