Район социаль яклау бүлеге тарафыннан "Безнең кадерле ветеран" республика хәйрия акциясе кысаларында кул эшләре бәйгесе үткәрелде. Такталачык мәктәбе дә бу акциядә укучыларыбыз теләп катнашты. Укучыларның эшләре ветераннарга, ярдәмгә мохтаҗларга бүләк итеп биреләчәк. 2нче класс укучысы Газетдинова Гөльярның кул эшләре "Аппликация" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. (җитәкчесе И.М.Валиева)
-2016 ел - Су саклау зоналары елы. Шул уңайдан Такталачык мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсына әзерләнә. Рәсемнәр ясыйлар , макет төзиләр. Иң яхшы эшләр районга җибәрелә. Аларга уңышлар телибез.
Бүген мәктәбебездә физика фәне буенча фәнни-практик семинар үтте.
Яңа Әлем авылы мәдәният йортында үзешчән сәнгать коллективы смотр -конкурска әзерләнә башлады. Авыл үзешчәннәре Фаяз Аминов җитәкчелегендә күмәк биюләр өйрәнә башладылар
"Безнен гэжит" газетасынын даими авторы Дилбэр Эхэтованын " Яшьлекне сагынып..." язмасы басылып чыкты.
16.03.2016көнне Яңа Әлем авыл китапханәсендә профилактика чарасы буларак "Тормышның кыска икәнен исеңдә тот!" исемле китап күргәзмәсе куелды.
17 март көнне "Нур" хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча район семинары булып үтте. Семинарда авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл җирлеге башлыклары,авыл хуҗалыгының баш белгечләре катнашты.
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары 17 март көнне җәмгыять белеменнән имтихан тапшырып кайттылар.
Иске Кормаш мәктәбендә тарих һәм җәмгыять укытучыларының район семинары булып узды. Иске Кормаш мәктәбеннән җәмгыять белеменнән "Хезмәт-тормыш нигезе" темасы астында 5 сыйныф укучылары белән, тарих һәм җәмгыять белеменнән Газизов Гадел Фирдәвис улы дәрес күрсәтте. 5-6 сыйныф укучылары белән интелектуаль уен "Тамчы шоу" оештырылды. Мәктәптәге Зилфат Басыйров исемендәге музейга экскурсия ясалды. Соңыннан "Йолдызлык 2016 " елда үткән укучыларның чыгышы оештырылды. Бик эшлекле, күңелле ,семинар булды.