18 март- шагыйрә Клара Булатовага 80 яшь. Шул уңайдан Бурсык авыл китапханәсендә “Ул- тере, тормышчан иҗат кешесе!” дип исемләнгән презентация эшләнде ,китап күргәзмәсе куелды. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты һәм шигырьләре чагылдырылды. Шагыйрәнең “Гел кояшка карап” китабыннан кычкырып уку, әңгәмә оештырылды. 1960 еллардан башлап иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп ә җырлар язылган. 1970 ел дан ССРБ Язучылар берлегендә тора.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1994).Саҗидә Сөләйманова премиясе (2007) Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015) 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бү (1969) тәмамлаган.