16 март көнне уздырылган Г.Тукай исемендәге Бөтенрәсәй шигырь укучылар бәйгесенең район этабында 11 нче сыйныф укучысы Хәсәнов Рәмис (укытучысы Хафизова Т.М.) җиңү яулады. 18-20 апрель көннәрендә Рәмис Казанда сайлап алу турларында катнашачак. Аңа уңышлар телибез!