ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2016 ел
җомга

6 октябрь көнне Актаныш районы мәдәният йортында  “Хәтер маршы” инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм  Казан шәһәренең 38нче  мәктәп укучылары, укытучылары  белән очрашу үткәрелде. Очрашуга әтиләре, бабайлары хәбәрсез югалган актанышлылар  килде. 

Актаныштан Ландыш Әһлетдинова "Авыл укытучысы - 2016" бәйгесендә җиңде! 

Бүген,  7 октябрьдә районыбызда Өлкәннәр спатакидасына  старт бирелде.  Ярышлар “Актаныш” универсаль спорт комплексында, “Бүләк” чаңгы-роллер трассасында һәм район ДОСААФ биналарында бара.

 

3 октябрь көнне өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Бурсык мәдәният йортында “Хөрмәтебез сезгә - өлкәннәр !”-дип исемләнгән әдәби- тематик кичә оештырылды.

“Соңгы сугышчының гәүдәсе табылмыйча, сугыш тәмамланды дип тынычланырга хакыбыз юк”,  – дигән гыйбарә һәркемгә таныш.  Сугыш беткәнгә  71 ел узса да, һаман да кайда һәлак булуы ачыкланмаган, гәүдәсе табылмаган сугышчыларның исәбе-хисабы юк. Дәһшәтле сугыш   узган җирләрдә хәбәрсез югалганнарны табу максатыннан казу-эзләнү эшләре тукталмый. Республикабызда үз теләге белән тарихи яктан  роле зур булган әлеге юнәлешне сайлаган  отрядлар булдырылган. Ватанпәрвәрләр туган ил алдында патриотик эш башкара.


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

6 октябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында өлкәннәргә багышланган "Яшәгез сез, мәңге яшь булып!" исемле очрашу кичә үткәрелде.

          5 нче октябрь көнне Иске Сәфәр авылының өлкәннәре өчен "Сезнең белән тормыш ямьлерәк "  дигән исемдә әдәби - музыкаль кичә үткәрделәр.

13-16 октябрьдә Актаныш муниципаль районында VIII авыл яшьләре Форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр,  спорт ярышлары, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәм  “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” яшьләр иҗтимагый оешмасының актвистлары оештырачак. 


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Пучы картлар йортында очрашу.

5 сентябрь Кәзкәй авылы китапханәсендә өлкәннәр белән "Дару гомерне озайтамы?" темасына түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрелде. Дарулар- авыруны искәртү, диагностикалау, дәвалау һәм авыру булдырмау өчен кулланылган матдәләр. Сөйләшү барышында китапханәче дарулар турында кайбер саннар, мәгълуматлар белән таныштырды, өлкәннәребез анкета тутырдылар. Даруларны еш эчәсезме, файдасы тияме, куллану вакытын, инструкциясен укыйсызмы, даруны табиб кушуы буенча эчәсезме, һ.б. шундый сорауларга җавап бирделәр.Сөйләшүгә җирлекнең фельдшеры да чакырылган иде. Ул үз чиратында өлкәннәрнең сорауларына җавапларын бирде. Шулай итеп сөйләшү ахырында даруның белеп һәм чама белән кулланганда гомерне озайту, сәламәтлекне яхшырту чарасы булуы дигән нәтиҗәгә килдек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International