"Дару гомерне озайтамы?"- түгәрәк өстәл янында сөйләшү.

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

5 сентябрь Кәзкәй авылы китапханәсендә өлкәннәр белән "Дару гомерне озайтамы?" темасына түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәрелде. Дарулар- авыруны искәртү, диагностикалау, дәвалау һәм авыру булдырмау өчен кулланылган матдәләр. Сөйләшү барышында китапханәче дарулар турында кайбер саннар, мәгълуматлар белән таныштырды, өлкәннәребез анкета тутырдылар. Даруларны еш эчәсезме, файдасы тияме, куллану вакытын, инструкциясен укыйсызмы, даруны табиб кушуы буенча эчәсезме, һ.б. шундый сорауларга җавап бирделәр.Сөйләшүгә җирлекнең фельдшеры да чакырылган иде. Ул үз чиратында өлкәннәрнең сорауларына җавапларын бирде. Шулай итеп сөйләшү ахырында даруның белеп һәм чама белән кулланганда гомерне озайту, сәламәтлекне яхшырту чарасы булуы дигән нәтиҗәгә килдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International