Бүген, 7 октябрьдә районыбызда Өлкәннәр спатакидасына старт бирелде. Ярышлар “Актаныш” универсаль спорт комплексында, “Бүләк” чаңгы-роллер трассасында һәм район ДОСААФ биналарында бара.
Чараны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнварова, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, районыбыз тренерлары, командалар катнаштылар.
Спартакиаданын максаты - ветераннарны физкультура һәм спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү.
Ярышта районның авыл җирлекләре, учреждения, оешма-предприятия ветераннарынның җыелма командалары катнаша. Спартакиада 7 төрле спорт ярышын үз эченә ала: өстәл теннисы, йөзү, отжимание, ату, дартс, җиңел атлетика, канат тарту.