ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Хөрмәтле өлкәннәребез! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

4-6 октябрь көннәрендә Актаныш районында Бөтенроссия гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкалары уза.Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда ликвидацияләүне тиешенчә оештыру өчен гражданнар оборонасы буенча саклык чаралары, Иске Кормаш мәктәбендә мәктәп директоры Фидан Фирдависович һәм  ОБЖ укытучысы Газизов Гадел җитәкчелегендә  даими үткәрелеп тора.

Кадерле укытучылар,  сезне олуг бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз!                       

 Сөекле укытучыларыбыз! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!

Укытучыларга бездән чиксез рәхмәт !
Сезнең гадел, җаваплы эшкә
Юлдаш булсын гомерлеккә — хөрмәт
Билгесе дә булсын тик — бишкә !Сез укыткан укучылар


7
октябрь, 2016 ел
җомга

5 октябрь көнне Иске Байсар мәдәният йортында "Әбиләргә ни җитми" исемле спектакль куелды.

6 октябрь көнне Күҗәкә авылының җәмәгать үзәгендә җирлекнең китапханәчеләре мәдәният хезмәткәрләре белән бергә "Күңел җылысын бүләк итәбез" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

.“Тарихлы халык үлмәс!” дигән борынгы бабаларыбыз...

5 нче октябрь көнне мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде. 8 класс укучылары класс җитәкчесе Зиязетдинова Ч.Ф. белән әдәби-музыкаль кичә әзерләгән иде. Кичәне укытучыларга багышланган шигырьләр, 6 һәм 7 класс кызларының җырлавы, 9 класс укучысы Хабетдинова Язиләнең курай моңнары матурлады. Мәктәп директоры Р.С. Мирзаянова котлау сүзләрен юллады. Соңыннан чәчәк бәйләмнәре белән котлау булды.

 

7 октября в 19.00 часов на телеканале «Россия 1» выйдет в эфир спецпроект «Народная банкнота», где назовут города, победившие в голосовании за символы для новых банкнот Банка России в 200 и 2000 рублей. В ходе прямого эфира будет организовано смс-голосование, которое решит исход конкурса.

 

У Казани есть исключительно хорошие шансы занять одно из двух мест на банкнотах 200 и 2000 рублей, так как она в числе главных лидеров финального этапа голосования на сайте твоя-россия.рф. Основная задача — удержать передовую позицию и увеличить отрыв от других городов. Для этого Казани потребуется участие каждого, в том числе и тех, кто уже проголосовал ранее другими способами. 

Для успеха Казани 7 октября с 19.00 до 20.00 часов телезрителям надо проголосовать за Казань предложенным в передаче «Народная банкнота» способом. Любое смс-сообщение может стать решающим.

 

Напоминаем, столица Татарстана предложила изобразить на новых банкнотах Казанский Кремль и Казанский (Приволжский) федеральный университет.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International