Күңел җылысын бүләк итәбез

2016 елның 7 октябре, җомга
6 октябрь көнне Күҗәкә ааылының җәмәгать үзәгендә җирлекнең китапханәчеләре мәдәният хезмәткәрләре белән бергә "Күңел җылысын бүләк итәбез" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.Иң башта җирлек башлыгы Галимянова Рәйхан Филүс кызы  өлкәннәрне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен ирештерде. Җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган чара барышында өлкәннәр адресына рәхмәт сүзләре күп яңгырады.Бу очрашу кичәсендә өлкәннәребез бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты, яшьлек җырларын искә төшерде.Чәй табыны артында дәвам иткән бәйрәм чарасыннан һәрберсе күчтәнәч каплары белән таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International